"Парус" ҖЧҖ санкциясез чүплек хасил итүдә гаепле дип танылды. Татарстан Республикасы Югары суды тиешле карар чыгарды. Санитар-экологик ике айлык кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәрендә такталар, тартмалар һәм керамик плитәләр белән чүпләү фактын ачыклаган. Закон бозучыларны Хәзерге вакытта Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын боза торган матдәләр яисә башка куркыныч калдыклар белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү" 8.2 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартканнар. Экологларның карарына шикаять белән предприятие Азнакай шәһәр судына, соңрак ТР Югары судына мөрәҗәгать иткән. Шикаять канәгатьләндерелмәгән, 50 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте