Татарстан Республикасының Арча районында (Арча ш., Интернациональная урамы, 41) 6 декабрьдә 9.00-10.00 сәгатьләрдә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров халык сорауларына җавап бирәчәк.
11.00-12.00 сәгатьләрдә - Татарстан Республикасы Балтач районында. Кабул итүне уздыру урыны: Балтач районы Хакимиятенең кече утырышлар залы. Балтач п., Ленин урамы, 42 йорт адресы буенча;
15.00-16.00 сәгатьләрдә - Татарстан Республикасы Кукмара районында. Кабул итүне уздыру урыны: Кукмара районы Хакимияте утырышлар залында. Кукмара ш., Ленин урамы, 13 йорт адресы буенча.
Кабул итүгә түбәндәге телефон буенча алдан язылырга мөмкин: 8(84366) 3-21-61
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте