Көньяк-Көнчыгыш идарәсе экологлары предприятиене җаваплылыкка тартты

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе Татар табигать саклау районара прокуратурасы белән берлектә уздырылган тикшерү барышында табигатькә каршы хокук бозу очрагын ачыклады. Билгеләнгәнчә, кара металл ломын һәм калдыкларын эшкәртү һәм гамәлгә ашыру предприятиесе яраксызланган нефть трубаларын җирдә саклаган, шуңа бәйле рәвештә 113 кв. метр мәйданда җирнең нефть продуктлары белән пычрану факты теркәлде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең аналитик контроль лабораториясе белгечләре тарафыннан туфрактан пробалар алынды. Лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсе нефть продуктлары буенча күрсәткечләрнең артык булуын күрсәтте.  Ачыкланган фактлар буенча предприятиегә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, төп катламны җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә беркетмә төзелде. Административ җаваплылыктан тыш предприятие табигатькә китерелгән 440 700 сум күләмендәге зыянны кайтарырга бурычлы.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International