Автомобиль тоткарланган, гаеплеләр ачыклана. Узган ялларда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары фототозаклар ярдәмендә Тарн-Вар елгасын пычратуга юл куйган закон бозучыларның эзенә төшкән. Элегрәк, Министрлыкның территориаль идарәсе адресына Нурлат кешеләреннән елга яры буенда билгесез затларның производство агынтыларын түгүе турында мөрәҗәгать килгән. Тикшерү барышында сөт агынтыларын түгү факты расланган, моннан тыш, анализ нәтиҗәләре агынты суларның токсик булуын, 4нче класс куркынычтагы сыек калдыкларга каравын күрсәткән. Пычраткыч матдәләр - аммоний, хлоридлар, фосфатлар микъдары буенча нормадан арту табигый суда да, пычранган туфракта да ачыкланган. Экологларның оператив гамәлләре агынтыларны агызу мизгелендә автомобильне тоткарларга мөмкинлек биргән. Хокук бозу коралы буларак, транспорт чарасы тартып алынган һәм штрафстоянкага куелган. Хәзерге вакытта Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын боза торган матдәләр яисә башка куркыныч калдыклар белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү" 8.2 статьясы, "Су объектларын пычратуга, чүпләүгә һәм (яки) арыктыруга китерергә мөмкин булган саклау таләпләрен бозу" 8.13 ст. 4 өлеше, "Су объектының яр буе саклык зонасында, су объектының су саклау зонасында хуҗалык һәм башка эшчәнлекне гамәлгә ашыруның махсус режимын бозу яисә эчәргә яраклы һәм хуҗалык-көнкүреш сулары белән тәэмин итү чыганакларының санитар саклык зонасы территориясендә хуҗалык һәм башка эшчәнлекне гамәлгә ашыруның махсус режимын бозу" 8.42 ст. буенча административ производство үткәрү өчен процессуаль чаралар күрелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте