12 декабрь - Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Казан ш., Павлюхин ур., 75.

Министрлык компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
- гражданнарның иминлекле әйләнә-тирәлеккә хокуклары гамәлгә ашырылуын тәэмин итү;
- экологик иминлек тәэмин итү;
- әйләнә-тирәлеккә хуҗалык яки башка төрле эшчәнлекнең тискәре йогынтысын чикләү;
- табигать саклау программаларын һәм проектларын формалаштыру һәм гамәлгә ашыру;
- үз вәкаләтләре чикләрендә җир асты байлыкларының дәүләт фондына идарә итү.

Алдан язылу (843) 267-68-48 телефоны буенча гамәлгә ашырыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International