"Һәр кошчыкка - җимлек" - Чистай районының катнаш төрдәге 22нче балалар бакчасында шундый исемдәге акция оештырдылар. Чараның максаты туган якның кышлаучы кошлары тормышы турында балаларның күзаллауларын киңәйтүдән гыйбарәт иде. Кошларга кышын нәрсә ашатырга була һәм кайсы төр кошлар тукландыруга аеруча мохтаҗ, аларның яшәү урыннары һәм тәртип үзенчәлекләре - боларны балалар иҗади сәхнәләштерү кысаларында өйрәнде. Танып белү процессын үстерү һәм кышлаучы кошларны киләчәктә дә күзәтү максатыннан, балалар бакчасында җимлекләр конкурсы игълан ителде. Ата-аналары белән бергә балалар кош ояларын корды, моның өчен алар пластик шешәләр, катыргы тартмалар һәм такталар кулланды. Акциядә катнашучыларның иҗади якын килүен һәм сәләтен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгече Илнар Хөснуллин билгеләп үтте. "Барлык шушы чараларның бер зур максатка омтылуы мөһим – ул табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү. Балалар кошларга салкын кышны чыгарга ярдәм итүнең хәтта аларның көченнән килүен аңларга өйрәнә", - дип билгеләп үтте ул. Чистай кадет интернат мәктәбеннән өлкән иптәшләре белән балалар җимлекләрне элеп чыкты. Хәзер сабыйлар кошларга һәрчак ашарга булуны күзәтеп торачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте