Нәниләр урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырылды һәм аларга табигатьнең кеше тормышындагы роле турында сөйләп үтелде.Чистай шәһәренең 22нче балалар бакчасында язгы урманга виртуаль сәфәр үткәрелде. Сабыйлар, “Урман дозоры” отряды әгъзалары ролендә чыгыш ясап, табигатьне саклау чараларына өйрәнде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль территориаль идарәсе белгече Сергей Юданов, сабыйларның үзләштергән белемнәрен ныгыту максатыннан, яшь экологлар белән әңгәмә үткәрде. “Һәркайсыбызның бурычы – туып үскән төбәгебезне, табигатебезне ярату, аны карау, аңа карата кадерле, сакчыл мөнәсәбәттә булу, байлыкларын хәлдән килгәнчә саклау. Шуны истә тотыгыз: табигать турында кайгырту – беренче чиратта үзең турында кайгырту ул, чөнки без – аның өлеше”, – дип билгеләп үтте ул. Чарада шулай ук Герой С.Е.Кузьмин исемендәге Чистай кадетлар мәктәбе укучылары да катнашты. Алар балаларга кошчыклар өчен ясалган җимлекләр бүләк итте.
Сабыйларга табигатьне саклау чарасында актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары, дәфтәрләр һәм уен-раскраскалар бүләк ителде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте