Казанда яшәүче 300дән артыграк кеше экология, туган якны өйрәнү һәм шәһәрдә ориентирлашу квестында катнашты

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Казанда инде менә унтугызынчы тапкыр «Tat-Rus» проектының экология, туган якны өйрәнү һәм шәһәрдә ориентирлашу буенча маҗаралы спорт- интеллектуаль уены узды. 300гә якын кеше, уенда катнашып, Иске Татар бистәсе исләре картасын төзүдә катнашу өчен, старт ноктасына – Габдулла Тукай исемендәге Әдәбият музеена җыелды. Чара квест рәвешендә үткәрелде. Уенда катнашучыларга Казандагы маршрут нокталары шифрлап бирелгән биремнәрдән торган карточкалар таратылды. Уенны уңышлы төстә узу өчен белемгә таяну гына җитми, зирәклек күрсәтү һәм логик фикер йөртү дә кирәк, чөнки маршрутны көндәшләреңнән тизрәк узасы бар. Командалар өч категориядә: “Көңгерә” (гаилә), “Шүрәле” (иң катлаулы һәм иң кызык уен) һәм “Дәрвиш” (иң популяр уен, җәяүләп узыла) категорияләрендә көч сынашты. Уенда 15 мәктәп, 7 вуз катнашты, ә “Көңгерә” категориясендә гаилә составында теркәлгән иң нәни катнашучыга  – нибары җиде ай иде!

“Квест инде ун ел дәвамында уздырыла. Анда катнашучылар елдан-ел ишәя. Мондый чаралар, зирәклекне арттырып, гадәти булмаганча фикер йөртергә өйрәтә. Без уенга һәрвакыт бик күп балаларның, яшьләр, гаиләләрнең җыелуына шатбыз”, – дип билгеләп үтте Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков. Моннан тыш быел квестта катнашучыларга, беренче тапкыр буларак, Иске Татар бистәсенең исләр картасын төзергә тәкъдим ителде.  Моның өчен контроль нокталарда һәр урында ныграк сизелгән исне билгеләү кирәк булды. Квест нәтиҗәләре буенча туристлык максатында карта булдырылачак.

Чараны оештыручылар – Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм "Шепард" иҗат төркеме. Сүз уңаеннан, Казанда спорт-интеллектуаль уенының елына ике тапкыр – апрель һәм октябрь айларында уздырылуын искәртеп үтик.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International