Контейнер мәйданчыкларын тоту нормаларга туры килми. Сарман районының Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендәге торак районда калдыклар җыю өчен махсус билгеләнгән урыннарның чүпкә күмелүе 100 кв.м мәйданда туфракның пычрануы сәбәбенә әйләнгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары санитария-экология икеайлыгы кысаларында әнә шушы закон бозу очрагын күреп алган. Бу факт буенча экологлар муниципаль берәмлек башлыгы исеменә күрсәтмә чыгарган. Чүплек бер тәүлек эчендә юк ителеп, территория санитария-экология ягыннан тиешле хәлгә китерелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте