Чараның йомгаклау этабының Сочида үткәрелүен искә төшерик. Бу – иң киң колачлы һәм иң әһәмиятле интеллектуаль ярышларның берсе. Чара 24 фән буенча дүрт этапта: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау этаплары буенча үткәрелде. Быел Россиянең төрле почмакларыннан ике йөзән артыграк укучы үзләренең белемнәрен күрсәтте. Чарада катнашучыларның һәммәсе өчен мәдәни программа әзерләнде. Укучылар Дендрарийда, Олимпия паркында һәм Красная Полянада булды. 25 баладан торган Татарстан командасына ике шәһәр – Казан, Түбән Кама һәм Балтач, Нурлат районнары укучылары керде. Хәзер алар вузларга кергәндә өстенлекләргә ия булачак һәм талантлы яшьләргә дәүләт ярдәме йөзеннән премияләр алуга дәгъва кылачак. Моннан тыш җиңүчеләр халыкара интеллектуаль ярышлар буенча Россия җыелма командасына керетләчәк.
Балаларны һәм аларның җиҗәкчеләрен җиңү белән котлыйбыз!
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте