Лениногорскида мәктәп укучылары “Экояз-2019” кысаларында 2 тонна 540 кг макулатура җыйган

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Макулатура җыю – экологияне, агачларны кисүдән саклап калу мөмкинлеге ул. “Экояз – 2019” кысаларында Лениногорск шәһәре 2 нче урта мәктәбендә “Макулатура тапшыр – агач утырт!” дигән табигатьне саклау акциясе булып узган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәоәре билгеләп үткәнчә, чүпне аерып җыюны һәм калдыклар эшкәртүне пропагандалау чараның төп максатына әйләнгән. Әлеге изге чарада олысы-кечесе – укучылар, укытучылар һәм ата-аналар бик актив төстә катнашкан.

 

Макулатура җыю буенча иң яхшы нәтиҗәләр:

1 урында – 3б сыйныф (648кг 005г),

2 урында – 3а сыйныф (457кг 800г) 

3 урында – 4в сыйныф (343кг 700г)

4 урында – 4а сыйныф (342кг 500г) 

5 урында- 4б сыйныф (293кг 550г)

6 урында – 5а сыйныф (231кг 400г)

Исегезгә төшерәбез: бер тонна эшкәртелгән макулатура – киселмичә калган 17 агач ул. Экологик акция йомгаклары буенча алга таба эшкәртү өчен 2 тонна 540 кг макулатура җыелган. Якын араларда шәһәрдә агачларны күпләп утырту күздә тотыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International