Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыру буенча иҗтимагый тыңлаулар үткәрелде. Чара ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасында илкүләм проектларны тормышка ашыруга контрольлек итү буенча эш төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова рәислегендә, парламент депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципалитетлар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында узды.
Республикада илкүләм проектлар кысаларында 8 федераль проект арасыннан 3есенең тормышка ашырылуына ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы җавап бирә. Болар – “Чиста ил”, “Тиңдәшсез су объектларын саклау” һәм “Идел елгасына янардай күп еллар буе тупланып килгән экологик зыян объектларын юкка чыгару” юнәлеше буенча “Иделне савыктыру”. Министр Александр Шадриков Министрлык тарафыннан нинди эшләрнең алып барылуы турында сөйләде. Ул “Чиста ил” федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасының 7 юнәлеш буенча катнашуы күздә тотылуын билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта, документларның әзерлегеннән чыгып, 2020 елга шуларның 2сен – Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында нефть белән пычранган җирләрне юкка чыгару һәм Минзәлә шәһәре янындагы чүплек урынын торгызуны тормышка ашыру планлаштырыла. Калган чаралар буенча проект-смета документлары – эшләү стадиясендә”, – диде ул. Министр бюджет проектларын яклау нәтиҗәләре буенча Су ресурслары федераль агентлыгы экспертлары тарафыннан Лаеш районының Державино авылында буа чистарту һәм Никольское авылында Мишә елгасының уң як кушылдыгын чистарту чараларының “Тиңдәшсез су объектларын саклау” федераль проектына кертү өчен хупланылуын хәбәр итте. “Чаллы шәһәре территориясендә, Мәләкс елгасы тамагын кертеп, елганы экологик реабилитацияләү” чарасын тормышка ашыру юллары карала. 2024 елга Түбән Кама сусаклагычында яраксызга чыккан нефтьүткәргечләрне сүтү, Казан шәһәре канализациясе биологик чистарту корылмаларының ләмле мәйданчыкларын торгызу һәм Куйбышев сусаклагычында су төбендә ятучы 21 судноны судан күтәреп алу планлаштырыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте