Чисталык һәм тәртипкә балачактан ук өйрәтү кирәк. Ә инде балаларга шушы хакыйкатьне аңлату өчен экология дәресләреннән дә яхшырак әйбер юк. Шуны истә тотып, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районы “Рябинка” балалар бакчасында экология дәресе уздырды. Шулай итеп, балалар табигатьтә суның нәрсә белән һәм ничек пычрануын үз күзләре белән күрде һәм аны чистарту ысулларына өйрәнде. Дәреснең уен өлешендә яшь экологлар табышмаклар, ребуслар чиште. Шуннан соң, малай-кызларның табигать турында белемнәрен киңәйтү максатында, “Ә сез беләсезме?” дигән викторина үткәрелде. Әмма балаларны барыннан да бигрәк “Суны саклаучылар” дигән видеоролик (суның чик-чамасын белмичә куллануның нәрсәгә китерергә мөмкин булуы турында) гаҗәпкә салды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте