“ЭКОдулкын” яшьләр экологик оешмаларының IV форумына яшьләр экологик берләшмәләре вәкилләре һәм студентлар, экология мәсьәләләре өлкәсендә Татарстан Республикасы экспертлары чакырыла. Чара, “Байтик” сәламәтлек саклау-мәгариф комплексы базасында, 31 майдан1 июньгә кадәр үткәрелә. Форумда катнашучыларны мәгариф мәйданчыклары, тәҗрибә алышу буенча “Түгәрәк өстәл”ләр, мәдәни-күңел ачу программасы һәм төрле бәйгеләр: фәнни-тикшеренү эшләре, социаль әһәмиятле проектлар һәм “EcoSkills” һөнәри осталык конкурслары көтә.
Форумда катнашуга экологик тәрбия һәм табигатьне саклау чараларын оештыру өлкәсендә эшчәнлек алып баручы җитәкчеләр, белгечләр, кураторлар, иҗтимагый оешмалар һәм берәшмәләрдә катнашучылар (14тән 30 яшькә кадәрге) чакырыла. Моның өчен 2019 елның 17 маена кадәр интернет аша теркәлергә кирәк. Бу җәһәттән тулырак мәгълүмат: Форум уздыру турында нигезләмә.
Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, “Россия Студентлар Отрядлары” Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы “Чиста булачак” Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте