Татарстан Республикасы Югары суды экологлар карары буенча Әлмәт шәһәр суды карарын үзгәрешсез калдырган. Предприятие Камышлы елгасын саклауны тәэмин итәрдәй корылма төзергә һәм 250 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш.
Узган елның көзендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторларының су саклау зонасында производство эшчәнлеге алып барылуны теркәвен исегезгә төшерик. Тикшерү барышында Камышлы елгасын пычранудан, чүпләнү, ләмләнү һәм саегудан саклауны тәэмин итәрдәй корылманың булмавы ачыкланган. Юридик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.45 статьясындагы 1 өлеше (“Су саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык объектларында һәм башка объектларда, су законы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге закон нигезендә, су объектларын пычранудан, чүпләнүдән, ләмләнүдән һәм су саегудан саклауны тәэмин итәрдәй корылмалар булдыру таләпләрен үтәмәү – законда мондый таләпләр билгеләнгән очракта”) буенча административ җаваплылыкка тартылган. Карар законлы көченә кергән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте