Балалар өчен экология дәресләре чүпне аерып җыю, суга һәм әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләүнең бик тә гади һәм кызыклы ысулына әйләнде. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Чүпрәле районының “Чайка” балалар савыктыру лагеренда экологик-агарту чарасын уздырды. Шулай итеп, экологияне саклауга өйрәтүче остазлар балаларны тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлек аша суның төп үзенчәлекләре белән таныштырды, шулай ук сулыкларга карата сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләде.
“Лаегрьда ял итүче балалар һәр ел саен елга-күлләргә күзәтүләр үткәрергә тырыша. Аларны бөтен тереклек, экология торышы кызыксындыра. Балалар инде үзләре үк балыклар һәм сирәк очрый торган үсемлекләр турында бик күпне сөйли ала. Әле күптән түгел генә алар белән сусарны күрдек. Бу җәнлекләр – табигатьнең чып-чын санитарлары! Сусарларны эзләү эшләре әле дә дәвам итә!” – ди ведомство хезмәткәрләре.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте