Зәй районының “Созвездие” балалар савыктыру лагеренда экологик белем дәресе үткәрелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре балаларга әйләнә-тирә мохитне кайгыртуның ни өчен бик мөһим булуы, лампочкаларны, градусниклар һәм батареяләрне ничек дөрес итеп утильләштерергә кирәклеге турында сөйләде. Дәрес барышында табигатьне сөюче яшь буын үсемлекләрне бер-берсеннән аерырга өйрәнде, аларның файдасы, дәвалау үзенчәлекләре турында белде, дару үсемлекләрен җыю кагыйдәләренә төшенде. Мавыктыргыч лекцияләр азагында балалар белән асфальтта рәсем бәйгесе, экосумкаларны бизәү буенча мастер-класс үткәрелде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте