Республикабызда ЭКОҗәй дәвам итә. Июль аенда Татарстан районнарында ишегалды лагерьлары эшли башлаячак. Балалар һәм үсмерләр өчен, ял вакытларын күңелле итеп уздыру гына түгел, бәлки әле аларны экологик белемнәр нигезләренә дә өйрәтү максатыннан, спорт, иҗат һәм күңел ачу чаралары үткәреләчәк. “Минем экоҗәй: Кеше һәм аны чолгап алган дөнья экологиясе” дигән чаралар программасы 7 эш көненә исәпләнгән, һәм ул практик биремнәр, уеннар, тәҗрибәләрне үз эченә ала. Лагерь программасы барышында кече һәм өлкән төркемнәр вожатыйлары иң активларны барлаячак. Соңгы көндә активлык хисабы нәтиҗәләре буенча аларга кыйммәтле призлар һәм бүләкләр тапшырылачак.
“Минем экоҗәй” ишегалды лагере. гадәттәгечә, үзләштерелгән белемнәр һәм күнекмәләрне ныгыту, “Татарстан” флешмобы һәм гомуми эшкә йомгак ясау белән төгәлләнәчәк.
Проектны 15 июльдә башлап җибәрү күздә тотыла. Лагерь оештыру өчен кулай ишегаллары буенча тәкъдимнәр телефон аша (8 (843) 297-49-46) 10 июльгә кадәр кабул ителә.
Чараны ТРда “Чиста булачак” Яшьләр экологик хәрәкәте уздыра.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте