Бүген экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү гадәти булмаганча, бөтенләй яңа форматта узды. Казан экоблогеры Кира Камалова дәүләт экологик күзәтчелеге катерында күчмә очрашу үткәрү тәкъдиме белән чыккан иде. Бүген аның тәкъдименә башка активистлар да – “ЭкоЛогично” автоном коммерциясез оешмасы (Казан ш.) һәм “Без – киләчәк өчен” ихтыярилар хәрәкәте (Баулы ш.) вәкилләре, республика табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе Александр Шадриков белән үз инициативалары буенча фикер алышу өчен, кушылды. Очрашу Инстаграм челтәре аша турыдан-туры эфирда алып барылды.
Кабул итү кысаларында Куйбышев сусаклагычында су биеклеген җайга салу, мониторинг һәм күзәтчелек чараларын үткәрү турында сүз барды. Әмма очрашуда катнашучыларның төп игътибары, халыкны агартучы кешеләр буларак, экология өлкәсендә агарту һәм белем бирү эшчәнлегенә юнәлдерелде. Экоактивистлар һәм блогерлар тарафыннан карап тикшерүгә чыгарылган тәкъдимнәрнең берсе – өмәләр үткәрүнең бердәм кагыйдәләрен эшләү. Әлеге кагыйдәләрдә нинди калдыкларны җыярга һәм утильләштерергә кирәклеген, табигый чүпне нишләтергә икәнлеген, бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабаны нәрсәгә алыштырырга һәм территорияләрне җыештырганда тагын нәрсәләрне исәпкә алырга икәнлеген язып кую күздә тотыла. Александр Шадриков экологик белем бирүгә, экологик агартуга зур игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте. Бу нормалар закон нигезендә билгеләнмәскә дә мөмкин, аларны үзебез дә билгели алабыз, диде министр. “Әгәр кеше һичьюгында ике язмышны уңай якка борып җибәргән икән, димәк, бу тормышта ул күпне эшләгән. Ә сез инде дистәләрчә, йөзләрчә кешегә экологик аң сеңдерергә өлгердегез. Сезне меңнәрчә кеше укый, фикерләрегезне барлый, алар белән уртаклаша. Әнә шуның кадәр кеше, сезнең белән бергәләшеп, яңаны булдыру юлында изге эш-гамәлләр кылырга әзер дигән сүз,” – дип искәртте министр очрашу кысаларында.
Фикер алышу йомгаклары буенча активистлар уртак чаралар үткәрү кысаларында инициативларны тормышка ашыру буенча “Түгәрәк өстәл” оештырырга тәкъдим итте, шулай ук алар төбәк операторларының эшкәртү станцияләренә һәм “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенә экскурсиядә катнашу үтенече белән чыкты.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте