Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәре “Нариманка” бакчачылык ширкәтеннән бер ханымның уяулыгы нәтиҗәсендә туфракка шакшы сулар агызуга киртә куйган.
Чаллыда яшәүче берәү предприятие торбасыннан кап-кара төтен чыгып торуга борчылып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә мөрәҗәгать иткән.
“Һәр ел саен безне су баса иде. Бөтен су йортыбыз аша, күршеләребезнең йортлары аша акты. Нәүрәптә 1,8 м биеклектә су торды. МЧС хезмәткәрләрен чакыртырга туры килә иде, – Лаеш районының Бима авылында гомер кичерүче Валентина Синякова язгы ташу чорын әнә шулай дип искә төшерде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсендә “Ачык ишекләр көне” үткәрелде.
Түбән Кама медицина көллиятендә экология белемнәре квесты узган. Кешенең әйләнә-тирә мохиттәге “экологик эзе”н киметү экоуенның темасына әйләнгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Чаллыда җиргә калдыклар өеп кую турында гражданнардан мөрәҗәгать кергән. Тикшерү нигезендә Транспорт проезды урамында урнашкан предприятиенең төзелеш чүбеннән чүплек ясап куюы билгеләнгән.
Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре Республика грантлар конкурсында катнашуга чакырыла.
Казанда Батареяләр җыю атнасы игълан ителде. Теләгендә булган барча кеше 16 июньгә кадәр Авиатөзелеш районының “Крылья Советов” паркындагы (В.И.Ленин исемендәге Мәдәният йорты) җыю пунктына яраксызга әйләнгән химик ток чыганакларын тапшыра ала.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары санитария-экология икеайлыгы чорында Сарман авылында зур гына бер чүплеккә тап булган.
2019 елның 5 июленнән 20 августка кадәр “Россия – мөмкинлекләр иле” автоном коммерциясез оешмасы идарәсе остаханәсендә, Мәскәү өлкәсендәге Сенеж күле янында, “Территория смыслов” дигән Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумы үткәрелә. Форумны оештыручы – Яшь гвардия ярдәмендә, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык.