Әлмәт районында Яшь геологларның VI Республика ачык кыр олимпиадасы башланды

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

 “Кояшлы” балалар савыктыру лагеренда Яшь геологларның VI Республика ачык кыр олимпиадасы башланып китте. Аны ачу тантанасында РФ мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев, “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, “Көньяк федераль округ буенча геологик мәгълүматлар территориаль фонды” федераль бюджет учреждениесе директоры – Бөтенроссия яшь геологлар олимпиадасының баш судьясы Валерий Григорович катнашты. Григорович, олимпиадада катнашучыларны сәламәләп: “Татарстанда балалар-яшьләр геологик хәрәкәтенә иң югары дәрәҗәдә теләктәшлек күрсәтелүе күңелдә бик зур канәгатьлек хисләре тудыра. Моның өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, оештыручыларга һәм спонсорларга, шулай ук командалар җитәкчеләренә зур рәхмәт,” – дип билгеләп үтте.

Әлмәт районына кыр сынауларында катнашу өчен 300ләп укучы җыелды. Алар арасында – Татарстан, Кырым Республикасы, Казахстан һәм Үзбәкстан командалары. Балаларга 7 көн эчендә урында кайбер практик биремнәрне чишәргә туры киләчәк: алар минералогия, палеонтология, шлихны тикшерү (карьер), гидрология, радиометрия буенча ярышларда, “Геологик маршрут” ярышында, “Нефть-газ эшләре нигезләре” конкурсында һәм башка чараларда катнашачак.

Иң күп балл туплаган укучылар Новосибирскида Яшь геологларның XII Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International