Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Сарман районының производство базаларыннан берсе территориясендә кайбер закон бозу очракларын ачыклаган. Рейд барышында агач калдыклары, кара металл, бетон эшләнмәләр һәм кирпеч ватыклары рәвешендә туфракка каты калдыклар ташлап калдыру очрагы билгеләнгән. Чүп-чар белән пычранган территория мәйданының 935 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Экологлар шулай ук 16 кв.м мәйданда нефть продуктлары агып чыгуга юл куелганлыгын ачыклаган. Территориянең сыешлыктан нефтьле матдәләрнең агып чыгуы аркасында пычранганлыгы билгеле булган. Болардан тыш әле тагын оешма тарафыннан файдаланылган котельня төтен торбасы табылган. Ә бу “Атмосфера һавасын саклау турында” 04.05.1999 ел, № 96-ФЗ Федераль законның 30 статьясындагы 1 пунктының 2 абзацын, 14 статьясының 1,5 пунктын санга сукмау булып тора.
Экологлар, җир кишәрлеге милекчесен билгеләп, аны җаваплылыкка тартыу өчен, “Росреестр”га запрос җибәргән. Юридик затка карата түбәндәге статьялар буенча беркетмәләр төзелгән:
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 статьясы (“Шәһәр төзү эшчәнлеген хәл итүгә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан яки башка объектлардан файдалануга карата экологик таләпләрне үтәмәү”);
- Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яки башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”);
- Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай матдәләр һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”);
- Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.46 статьясы (“Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләт учетына куюга заявка бирү, учет мәгълүматларын актуальләштерү өчен мәгълүматлар тапшыру буенча бурычларны үтәмәү яки вакытында үтәмәү”).
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте