Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Омск өлкәсенең табигать ресурслары һәм экология министры Илья Лобов белән “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Очрашуда шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “Ростехнадзор” Идел буе идарәсенең ТР буенча бүлеге, Казан шәһәре башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты, “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе һәм “Гринта” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкилләре катнашты. Чарада катнашучылар үзләренә йөкләнгән эшчәнлек өлкәләрендә Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде. Аерым алганда, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү, чистартылган суларны агызуга судан файдалану килешүләрен бирү, махсус сакланылышлы табигать территорияләре чикләрен үзгәртү процедурасы барышында экологик экспертиза уздыру зарурилыгы мәсьәләләре Илья Лобовта кызыксыну тудырды.
Омск өлкәсенең табигатьне саклау ведомствосы башлыгы Татарстандагы коллегалары тәҗрибәсен уңай яктан билгеләп үткәннән соң очрашуны оештырган өчен рәүмәт сүзләре ирештерде. Илья Лобовның инде моңа кадәр дә Татарстанда булганлыгын әйтеп үтәргә кирәк. Омск делегациясе 2018 елның сентябрендә эшлекле очрашу кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы дәүләт инспекторларының күзәтчелек эшчәнлеген алып бару үзенчәлекләре һәм техник яктан тәэмин ителеше белән танышкан иде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте