“Костер” лагеренда интерактив экологик әңгәмә булып узды

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Бүгенге экологик пәнҗешәмбе гадәттәгедән үзгәрәк узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, шул исәптән Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Костер” Республика балалар савыктыру-мәгариф үзәгендә булып кайтты. Биредә Яшьләр көне кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе начальнигы Дамир Вәлиуллин экологик белемнәрне киңәйтүгә юнәлдерелгән әңгәмә үткәрде. Ул туып үскән төбәгебез табигатенә карата сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген басым ясап әйткәч, мисаллар китереп, калдыкларны аерып җыюның зарурилыгы турында искә төшерде. Балалар үзләренең экологик эзе турында кызыксынып тыңлады, экологик гадәтләргә ияләшүнең серләре буенча фикер алышуда актив катнашты.  Әңгәмә барышында балалар шулай ук экологик вәзгыятьне ничегрәк яхшыртып булу турында белүгә иреште, экологлар эшчәнлегенең төп өлкәләре белән танышты. Укучыларның әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенә карата зур кызыксыну күрсәтүе сөендерде, алар хәтта, балаларга хас булмаганча, бик җитди сораулар да бирде. Балаларның лагерьда үзләштергән экологик белемнәренең киләчәктә мөстәкыйль тормышларында кирәк буласына шик юк. Чара ахырында Дамир Вәлиуллин егет-кызларга һәрвакыт шулай актив, иҗади булырга, экологик мәсьәләләрдә аңлылык күрсәтергә өндәде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International