Мамадыш предприятиесе туфракны ташландык сулар белән пычраткан өчен штрафка тартылган

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Кайнар линия” аша Мамадыш районындагы бер кафе территориясендә туфракка ташландык суларны агызу турында мөрәҗәгать кергән. Инспекторлар күрсәтелгән адрес буенча килгәч, чыннан да, закон бозуга юл куелганлыгын раслаган. Предприятие  50 кв.м. мәйданда, чистартмыйча гына, хуҗалык-көнкүреш суларын агызган. Суга анализ нәтиҗәләре марганец, тимер, нитрат-ионнар кебек химик матдәләрнең тиешледән күпкә артык булуын күрсәткән. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай матдәләр һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”) һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 статьясы (“Шәһәр төзү эшчәнлеген хәл итүгә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан яки башка объектлардан файдалануга карата экологик таләпләрне үтәмәү”) буенча административ беркетмәләр төзелгән.

Ахыр килеп, предприятиегә 40000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарылган, шулай ук ачыкланган бозуны юкка чыгару турында күрсәтмә бирелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International