Шәһәр экомохитен үстерү темасына халыкара конференциядә катнашуга заявкалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 28 июне, җомга

2019 елның 4-5 сентябрендә Воронеж шәһәрендә “Шәһәр мохитенең яшел инфраструктурасы: бүгенге хәле һәм үсеш перспективалары” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк. Чараны Воронеж өлкәсенең Табигать байлыклары һәм экология департаменты оештыра. Конференция максатлары – шәһәрләрдә уңайлы тормыш  шартлары нигезе буларак, яшел инфраструктура мәсьәләләре буенча мәгълүмат һәм тәҗрибә алышуны оештыру өчен киң колачлы дискуссия мәйданчыгы булдыру; “яшел” инфраструктура проектларын тормышка ашыруга ярдәм итү; “яшел” шәһәр сәясәтен булдыруга ярдәм итбулышу. Чара пленар утырышны, секцияләр буенча эшне, йомгак ясау өчен йомгаклау киңәшмәсен үз эченә ала.

Конференция эшендә тыңлаучылар сыйфатында катнашу өчен 2019 елның 1 августына кадәр info@greenconf.ru электрон адресына үзеңнең гаризаңны җибәрергә кирәк. Оештыру комитеты кагыйдәләрне бозып рәсмиләштерелгән һәм күрсәтелгән сроктан соңрак тапшырылган гаризаларны кире кагуга хокуклы. Конференция эше турында тәфсилле мәгълүматлар белән сайтта (http://greenconf.ru/) танышырга була.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International