150 мең м3 күләмендә гомумтаралган файдалы казылмалар законсыз чыгарылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Питрәч районы Надеждино торак пункты тирәсендә җир асты биләмәләреннән лицензиясез файдалану фактын ачыклап, бу кырын эшкә киртә куйган. Экологлар аңлатканча, компаниянең гомумтаралган файдалы казылмалар (известьташ) чыгаруга лицензиясе бар-барын. Әмма ул үзенә бирелгән биләмә чикләреннән бик күпкә чыгып, файдалы казылма чыгарып яткан. Шуның аркасында 70 миллион сумлык зыян китерелгән. Әлеге факт буенча закон бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиясез генә җир асты биләмәләреннән файдалану”) нигезендә административ беркетмә төзелгән, 800 мең сум күләмендә штраф салынган. Җинаятьчел гамәл билгеләре булу сәбәпле, барлык эш материаллары, РФ Җинаять кодексының 171 статьясы (“Законсыз эшмәкәрлек”) нигезендә, тиешле чаралар күрү өчен, табигатьне саклау прокуратурасына һәм хокук саклау органнарына җибәрелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте