Балтачта мәктәп укучыларына табигатькә карата дөрес мөнәсәбәт турында сөйләделәр

2019 елның 28 июне, җомга

Җәй – дәресләрдән ял итү, яңа көч, тәэсирләр һәм күтәренке кәеф-рух туплау чоры. Балтач районы Кече Лыза урта гомуми белем бирү мәктәбендә – җәйге мәктәп яны савыктыру лагере эшенең иң кызган чагы. Биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре мавыктыргыч экодәрес уздырды. Алар балаларны дару үләннәрен танырга һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә өйрәтте, чүпне аерып җыю турында сөйләде. Дәреснең теоретик өлешеннән соң педагоглар балалар белән, үзләштерелгән белемнәрен ныгыту өчен, берничә уен үткәрде.

Бу көннәрдә Төньяк идарә остазлары Балтач гимназиясендә дә булырга өлгерде. Биредә алар укучылар белән чүптән икенчел файдалану һәм аны эшкәртү темасына кагылып үтте. Чүплекнең ни өчен калдыклар урыны булып тормавы турында чыгыш балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Очрашуда катнашучылар эшкә яраксыз материалдан тегелгән костюмнарын киеп күрсәтте.

“Балалар командаларга берләшеп эшләде, бер-берсенә ышанырга өйрәнде. Экологик чараларга йомгак ясап шуны әйтергә була: мәктәп укучыларының әйләнә-тирә мохит турында уй-фикерләренең ни дәрәҗәдә үзгәрүен, җаваплылык хисе пәйда булуын күреп-сизеп тору күңелдә канәгатьлек хисләре уята. Шуңа күрә без экодәресләрне, алга таба да, һичшиксез, дәвам иттерәчәкбез.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International