Тукай районында “Градресурс” компаниясе туфракка һәм җир ресурсларына китерелгән зыянның аянычлы нәтиҗәләрен компенсацияләгән. 2017 елның маенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Кама буе территориаль идарәсе инспекторларының гражданнар мөрәҗәгате нигезендә РФ Су кодексы таләпләрен бозуны ачыклавын искә төшерик. Предприятие су объектыннан 12 метр ераклыкта тимер койма корып, шуның артында – яр буе саклау полосалары чикләрендә җир эшләрен башкарган һәм юдырылган грунт кисәкләрен урнаштырган. “Градресурс” ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.42 статьясындагы 1 өлеше, 8.12.1 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылган. Закон бозучы ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән төзелгән җәмәгать килешүе нигезендә зыян китерелгән туфракта торгызу эшләре башкару бурычын үзенә йөкләгән. Бүгенгә Кама буе идарәсенең дәгъва таләпләре тулысынча канәгатьләндерелгән. Җир кишәрлеген комлы кызыл балчык, кара туфрак – үсемлек туфрагы белән каплау эшләре башкарылган, кәс, күп еллык үләннәр утыртылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте