Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре узган елның көзендә Әлмәт шәһәрендәге бер төзелеш оешмасы территориясендә асфальт-бетон түшәмәсе калдыкларыннан ясалган рөхсәтсез чүп өеменә тап булган. Тикшерү барышында чүпләнгән мәйданның 120 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Әлеге факт буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясындагы 2 өлеше (“Җирләрне яхшырту, саклау һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм башка процессларны, җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә бүтән тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәү”) буенча беркетмәләр төзелгән. Шулай ук административ җәза билгеләү турында карар чыгарылган, 500 мең сум күләмендә штраф салынган булган. Әмма оешма, чыгарылган карар белән килешмичә, Әлмәт шәһәр судына мөрәҗәгать иткән. Тик суд, җәза чарасын аз гына йомшартып, экологлар гамәлен хуплаган. Гаепле оешма хәзер 300 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте