Бүген “Чиста Татарстан” программасында республикада су һәм һавага мониторинг уздыру турында сөйлиячәкләр

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Бүген “Чиста Татарстан” программасында су объектлары һәм атмосфера һавасы торышына күз-колак булып тору турында сөйлиячәкләр. Студия кунагы – ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров.

Программада, аның белән берлектә, сулыкларны пычратуга каршы көрәш ысуллары каралачак, шулай ук Татарстанның һава торышына күзәтчелек итү челтәре турында сөйләшү булачак. “Татарстан-24” телеканалында 12:30 сәгатьтә башланган программаның турыдан-туры эфирында үзеңне кызыксындырган сорауларны да бирергә мөмкин. 511-99-66 номерын җыеп, ә инде төбәкләрдә яшәүчеләргә – 8 800 500 32 55 номеры буенча шалтыратырга була.

Программа 18:30 һәм 22:30 сәгатьләрдә кабатлап күрсәтелә. Шулай ук аны YouTube каналында (https://youtu.be/ukdydQ3G3L0) карарга мөмкин.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International