Территорияне авиация ярдәмендә тикшерәләр. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров WorldSkills Kazan 2019 – эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатына әзерләнү кысаларында республика районнары территорияләренең чисталыгын вертолеттан карап-тикшереп йөргән.
Иннополис шәһәрендә икенчел чималны тулысынча аерып җыю өчен эшләнгән тәүге контейнерны урнаштырганнар. Әлеге чүп савытының эшкәртелә торган икенчел чималның төрле төрләрен: пыяла, пластик, кәгазь, тимер, тукыма әйберләр һәм полиэтилен калдыкларын җыю өчен алты бүлеге бар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәрендә рөхсәтсез чүплекне ачыклаган. Табигатьне саклау законын бозу факты турында хәбәр “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша алынган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре узган елның көзендә Әлмәт шәһәрендәге бер төзелеш оешмасы территориясендә асфальт-бетон түшәмәсе калдыкларыннан ясалган рөхсәтсез чүп өеменә тап булган. Тикшерү барышында чүпләнгән мәйданның 120 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган.
Лениногорскида яшәүче уңган-булган кешеләр “Чиста яр буе” акциясе кысаларында 100 капчыктан артыграк чүп җыйды. Табигатьне саклау чараларында Зәй-Каратай, Куакбаш, Зеленая Роща, Керкәле, Иске Куак авыллары халкы катнашты. Шулай итеп, уртак тырышлык белән Чишмә, Сарбаш елгаларының яр буйлары, Иске Куак авылы чишмәсе чистарып-ямьләнеп калды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “Чиста булачак” яшьләр иҗтимагый хәрәкәте эшчәнлегенең башлангыч йомгаклары һәм киләчәккә планнары буенча фикер алышу булды. Биредә экология министры Александр Шадриков экоактивистлар белән очрашты.
25 июльдән 11 августка кадәр “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексында сәләтле балалар өчен “Биосфера” XXV республика экологик лагерь-мәктәбе оештырылды.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Түбән Кама районы Прости авылында урнашкан рөхсәтсез чүплекне рекультивацияләү проекты буенча фикер алышу булды.
Бүген “Чиста Татарстан” программасында су объектлары һәм атмосфера һавасы торышына күз-колак булып тору турында сөйлиячәкләр. Студия кунагы – ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров.
Казанда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә Урта Кабан күленә канализация суларын агызу җәһәтеннән борчылуларын белдергән. “Урамнарга тулган начар истән сулыш алып та булмый, пычрак су бөтен бистә буйлап су объектына агып төшә,” – диелә Беренче Май бистәсендә яшәүчеләрнең хәбәрләрендә.