Экологлар Түбән Камада рөхсәтсез чүплекне ачыклаган

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәрендә рөхсәтсез чүплекне ачыклаган. Табигатьне саклау законын бозу факты турында хәбәр “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша алынган. Чүплекнең пленка, полиэтилен, катыргы, касса аппаратлары чеклары, полимер һәм пластмассадан төрелмә материаллар калдыклары рәвешендәге җитештерү һәм куллану калдыкларыннан гыйбарәт булуы билгеләнгән. Чүпләнгән территориянең гомуми мәйданының 56 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Закон бозучы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча беркетмә төзүгә чакыртылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International