Александр Шадриков: “Алдыбызда территорияне тискәре күренешләр башка беркайчан да кабатланмаслык итеп максималь дәрәҗәдә “савыктыру” бурычы тора

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Түбән Кама районы Прости авылында урнашкан рөхсәтсез чүплекне рекультивацияләү  проекты буенча фикер алышу булды. Киңәшмәдә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, “Проектор” ҖЧҖ вәкилләре, Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов катнашты.

Очрашу барышында чүплекнең бүгенге хәле, үткәрелгән тикшеренүләр, атмосфера һавасын, җирнең өске катламындагы сулар, туфрак һәм радиацион вәзгыятьне мониторинглау  нәтиҗәләре, рөхсәтсез чүплекне техник һәм биологик рекультивацияләү буенча эшләр этаплары каралды. “Алдыбызда территорияне тискәре күренешләр башка беркайчан да кабатланмаслык итеп максималь дәрәҗәдә “савыктыру”, әйләнә-тирә мохитне пычрату чыганагын һәм тупланып килгән зыянны юкка чыгару һәм эшебезне вакытлыча чарага гына әйләндереп калдырмау бурычы тора,” – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.  

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International