Иннополис шәһәрендә икенчел чималны тулысынча аерып җыю өчен эшләнгән тәүге контейнерны урнаштырганнар. Әлеге чүп савытының эшкәртелә торган икенчел чималның төрле төрләрен: пыяла, пластик, кәгазь, тимер, тукыма әйберләр һәм полиэтилен калдыкларын җыю өчен алты бүлеге бар.
“Контейнер шәһәрдә яшәүчеләрнең соравы буенча урнаштырылды, аларның күбесе чүпне даими рәвештә аерып җыя. Быел ай саен икенчел чималны җыю буенча акцияләр үткәрелеп килде, аларның һәркайсы барышында 600 килограммнан 1 тоннага кадәр калдык җыеп алынды,” – ди Иннополис шәһәренең шәһәр проектлары бүлеге җитәкчесе Мария Белова.
Алга таба Иннополиста контейнерлар мәйданчыклары санын арттыру, шулай ук аларның тулганлыгын күрсәтүче датчикларны сынап кара планлаштырыла. Әлеге җайланмалар төбәк операторына чүп савытының тулуы һәм аны чыгарырга кирәклеге турында сигнал бирәчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте