Урта Кабан күленә канализация сулары агызу туктатылган

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Казанда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә Урта Кабан күленә канализация суларын агызу җәһәтеннән борчылуларын белдергән. “Урамнарга тулган начар истән сулыш алып та булмый, пычрак су бөтен бистә буйлап су объектына агып төшә,” – диелә Беренче Май бистәсендә яшәүчеләрнең хәбәрләрендә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре хәбәрләрдә күрсәтелгән урынга чыгып, шул территорияне тикшергән, судан пробалар алган. Суга ясалган анализ нәтиҗәләре, чыннан да, табигатьне саклау законын бозуга юл куелу фактын раслаган. Тикшерү барышында шакшы суларның хуҗасыз коедан агып чыгуы һәм аны учетка алу зарурилыгы ачыкланган. Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе начальнигы Петр Королев якын-тирәдәге йортларга хезмәт күрсәтүче Идарәче компания вәкилләре белән очрашкан. Күлгә канализация суларын агызу туктатылган. Әңгәмә йомгаклары буенча коеның суд аша шәһәр балансына тапшырылачагы билгеләнгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International