ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә законлылыкны тәэмин итү буенча Идел төбәкара табигатьне саклау прокурорының беренче урынбасары Елена Макушенко рәислегендә узган ведомствоара киңәшмәдә Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров катнашты.  Үзенең чыгышында ул Министрлыкның калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлеге темасына да кагылып узды.

"Восточный" каты көнкүреш калдыклары полигонына каты коммуналь калдыклар ташучы транспорт чараларын тикшерү буенча беренче рейдны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе һәм ТР буенча ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре үткәрде.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә җирле халыктан Чаллының Автозавод проспектындагы сәүдә үзәгенең арткы өлешендә чүплек булуы турында мөрәҗәгать килеп ирешкән. Территорияләрне карап тикшерү һәм урынга чыгу нәтиҗәсендә, табигать саклау законнарын бозу факты расланган – калдыкларны рөхсәт ителмәгән урынга урнаштыру күләме 15 кв.м. тәшкил иткән.

"Чиста яр" республика акциясе кысаларында Балтач районының Кече Лыза авылы янындагы "Романтик" савыктыру лагере күлен чистартканнар. Өмә районның битараф булмаган кешеләре һәм "Форпост" яшьләр хәрәкәте көче белән үткәрелгән.


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә Идел-Кама каскады сусаклагычларының эшен җайга салу турында сөйләшү булды. Су ресурслары федераль агентлыгында Ведомствоара эш төркеме утырышы узды.

Татарстанның географиясе, геология, биология һәм экологиясе бер китапка сыйган. Бүген “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарстан Республикасы табигате һәм табигать байлыклары” дигән иллюстрацияле энциклопедияне яңадан бастыру темасына багышланган матбугат конференциясе үткәрелде.

М7 юлында химик матдәләр агып чыккан урында химик матдә табылмаган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус инспекциясе белгечләре, хромато-масс-спектрометр ярдәмендә анализ үткәреп, куркыныч матдәнең һавада юклыгын ачыклаган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә “Курай” 109нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен экология дәресе үткәрде.


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Кама елгасында табигатьне саклау законын бозуны билгеләгән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Камада яшәүче берәүдән чүпне вакытында чыгармаган өчен шикаять алынган. Инспекторлар мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча кичекмәстән барып, чыннан да, закон бозу фактын раслаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International