Экологлар М7 юлында химик матдә агып чыккан урында һава һәм туфракны тикшерә. Үткән якшәмбе көнне Мәскәү-Уфа автомобиль юлының 829нчы чакрымында, рефрижераторның сафтан чыгуы аркасында, тирә-юньгә химик продуктларның агып чыкканлыгын искә төшерик.
“Бакчачылар чүпне ерганакка ыргыта,” – “Халык контроле” системасы аша экологларга Түбән Камада бер бакчачылык ширкәтенә карата әнә шундый хәбәр ирештерелгән.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 7346 мөрәҗәгать кергән.
“Вамин-Татарстан” җитештерү берләшмәсе” ҖЧҖ Кече Сөлчә елгасына пычрак суларын чистартмыйча гына агызган өчен штраф түлиячәк.
Элек бакчачыларга су скважиналарын гомуми нигездә лицензияләү өчен бер күч документ җыярга кирәк иде. “Җир асты биләмәләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 30 ноябрь, 2018 ел, № 95-ТРЗ Законында билгеләнгән яңа тәртип буенча – 35.8.2 статьясы нигезендә, бакчачылык ширкәтләре өчен бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә җир асты суларын чыгару хокукын алуга документлар исемлеге шактый ук киметелә.
Әлмәт районы Кәләй тимер юлчылар станциясе бистәсенең “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче нәниләр агач-куакларның төрләрен, елның төрле фасылларында үсемлекләр тормышындагы үзгәрешләрне өйрәнде.
Кайчандыр дәвалау-профилактика учреждениесе булып торган бина хәзер төзелеш калдыклары өеменә әйләнгән. Тарлау бистәсендә яшәүчеләрдән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Алабуга районының Тарлау бистәсе санаторие территориясенең чүплеккә әйләнүе турында хәбәр кергән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Тукай районында табигатьне саклау законын бозуны ачыклаган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре вертолеттан карап йөргәндә Әлмәт шәһәрендә җир законын бозу очрагын ачыклаган.
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Әлмәт шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Биредә презентация узды.