ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Апас һәм Кайбыч районнарында гражданнарны күчмә кабул итүләр уздыра.

21 сентябрь көнне Зөбәрҗәт күле буенда әлеге көзнең төп өмәсе уздырыла. Программада катнашучылар – Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләү бүлеге начальнигы Ольга Артемьева акциядә катнашучыларны ниләр көтүе турында сөйлиячәк.


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Янтуган авылында хуҗасыз корылманы чүп-чар җыю урынына әйләндергәннәр.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәре Идел буе районында урнашкан Отар бистәсендә законсыз төстә казылма байлык чыгаруга киртә куйган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республикабызның социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларына экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс игълан итә.


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Актаныш районының Әҗәкүл авылында яшәүче берәү Агыйдел елгасына килү юлын профнастилдан эшләнгән койма белән ябып куйган. Гомуми файдалану өчен билгеләнгән 20 метрлы яр буе полосасын ябып куюны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында билгеләгән.

1,2 тонна калдык – автомобиль төзүчеләр шәһәрендә беренче тапкыр үткәрелгән “Чиста уеннар” дигән мәктәп укучылары һәм студентлар уеннарының нәтиҗәсе әнә шундый.

 “Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк” автоном коммерциясез оешмасы 11яшьтән 18 яшькә кадәрге урта гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучыларын “Россия – минем горурлыгым!” Илкүләм яшьләр ватанпәрвәрлек бәйгесендә катнашуга чакыра. Конкурс Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы, Илкүләм гвардия гаскәрләре федераль хезмәте, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, “Рус дөньясы” фонды һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының проектлар офисы ярдәмендә уздырыла.

Ел башыннан бирле Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 9393 мөрәҗәгать кергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International