Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына “Кайнар линия” телефоны аша Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлегенең бакчачылык ширкәте территориясендә чүплек өеменең калкып чыгуы турында хәбәр кергән.
Агымдагы елда Татарстанда чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләүгә барлыгы 1 856,8 миллион сум акча күздә тотылган. Финанслау “Иделне савыктыру” федераль проекты кысаларында “Идел елгасына агызыла торган ташландык пычрак сулар өлешен киметү” юнәлеше буенча хәл ителә.
Тәтеш шәһәрендә чистарту корылмаларын реконструкцияләү хисабына Идел елгасына агызыла торган ташландык пычрак сулар өлеше елына 453,6 мең куб.метрга кимиячәк.
22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильдән баш тарту көне билгеләп үтелә. Акция автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысы турында искә төшерү һәм кешеләребезне альтернатив хәрәкәтләнү чараларыннан: җәмәгать транспортыннан, велосипедтан файдалану зарурилыгы турында фикергә этәрү максатыннан чыгып уздырыла.
Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында экология өлкәсендә илкүләм өстенлекле юнәлешләр буенча бурычларны үтәүнең беренче елы йомгаклары каралды, дип хәбәр ителә ведомствоның рәсми сайтында. Анда “Экология” илкүләм проекты нигезен тәшкил итүче федераль проектларның администраторлары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы экспертлары, Россиянең берничә субъекты башлыгы докладлар белән чыгыш ясаган. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов Апас һәм Кайбыч районнарында яшәүчеләргә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге сорауларына җаваплар бирде.
21 сентябрь көнне Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт күлендә быелгы көзнең иң зур өмәсе үткәреләчәк. Чара “Тиңдәшсез су объектларын саклау” проектын, “Чиста яр буе” республика акциясен тормышка ашыру кысаларында йомгаклау акциясенә әйләнәчәк.
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Россиянең рәсми делегациясе составында Финляндия Республикасында булып кайтты. Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре сәфәре Россиянең Финляндиядәге Сәүдә вәкиллеге һәм "Росконгресс" фонды катнашында оештырылды.
Пластмасса батамы-юкмы, матдәләр суда ни рәвешле эри? Әлмәт районының “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче нәниләр шушы һәм башка сорауларга җаваплар эзләде.
Бүген Ульяновскида Түбән Идел бассейны округының Бассейн советы 22 нче утырышы булды.