Татарстан Республикасында экологик белеменә өйрәтә башлауга 50 ел тула. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының табигатьне саклау һәм биогеоценология кафедрасы, Россиядә иң беренче пәйда булган экология факультеты юбилеен билгеләп үтү кысаларында 2019 елның 21 ноябрендә УНИКС мәдәни-спорт комплексының кече залында “Татарстан – Россия: табигатьне саклау белеменә өйрәтә башлауга 50 ел (1969-2019)” дигән фәнни-гамәли конференция уздырыла.
Табигатьне яшь сөючеләребез, аның күренешләрен тикшерүчеләр һәм үзләренең туып үскән төбәген сакларга, якларга әзер кешеләр. Хәзер юннатлар – янә кулга-кул тотынышып эшли башлаган.
Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Coca-Cola компаниясенең Россиядәге вәкилләре белән полимер төрелмә-савыт калдыкларын аерып җыюга бәйле чараларны тормышка ашыру буенча фикер алышу булды.
Экологлар Әлмәт районы өстеннән вертолетка утырып очканда, туфракка калдыкларны ташлап калдыру очрагын күреп алган.
2019 елның 5 октябрендә Татарстанның барлык районнарында Агач утырту көне үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Балаларга “Экологик ГТО” дигән мәктәп проектын тормышка ашыру кысаларында махсус значоклар тапшырылды.
Әлмәт районында Дала Зәе елгасына килү юлын профнастилдан тимер койма белән япканнар.
Эшчәнлеге Арктиканы үзләштерүгә юнәлдерелгән Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары 2019 елның 5-7 декабрь көннәрендә Санкт-Петербургта узачак Халыкара форумга чакырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмдә бөтен гомерен диярлек Министрлыкта эшләүгә багышланган хезмәт ветераннарын хөрмәтләү булды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстанда I һәм II класс хәвефлелектәге терекөмешле калдыклар белән эш итү буенча пилот проектын башлап җибәрү мәсьәләсе каралды.