Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча участок полиция хезмәткәре белән берлектә Кама елгасына рейд ясаган.
Кама Тамагы районының Лабышка авылы территориясе табигатьне саклау законы таләпләренең ни дәрәҗәдә үтәлү-үтәлмәвенә тикшерү узган. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе һәм Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе инспекторлары Светлая урамында Куйбышев сусаклагычына килеп-китеп йөрүне чикләүнең берьюлы берничә очрагын теркәгән.
Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләреннән, Россия, Германия, Дания, Италия, Бельгия, Эстония, Швеция, Украинадан, Молдова, Казахстан һәм Беларусь Республикаларыннан 200гә якын делегат “ТУЗАННАН ГАЗДАН ЧИСТАРТУ-2019” XII Халыкара конференциясендә катнашты. Чарага Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан атмосфера һавасын саклау бүлеге начальнигы Алия Гәрәева чакырулы иде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Азнакай шәһәре 7нче урта мәктәбендә булып кайткан.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нариман елгасы яры буенда калдыкларга тап булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Кайнар линия” аша Алабуга районы “Спутник” бакчачылык ширкәтендә чүплек ясап куюлары турында хәбәр алынган.
Актаныш районы төп гомуми белем бирү мәктәбендә экологик агарту максатыннан чыгып экологик сыйныф сәгате үткәрелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре укучыларны көн саен табигатьне кайгыртырга ярдәм иткән гади генә гадәтләр белән таныштырды.
Татарстанда яшәүчеләр Агач утырту көне кысаларында 1,5 миллионнан артыграк үсенте утыртты. Акциягә 21 меңнән артыграк кеше катнашты, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.
Ел башыннан бирле Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 10898 мөрәҗәгать кергән.
2019 елның 17-19 октябрендә Казан ярминкәсендә “Чиста су. Казан” конгрессы һәм халыкара махсус күргәзмәсе була. Чара су ресурсларыннан сакчыл һәм нәтиҗәле файдалану, коммуналь һәм сәнәгать өлкәләрендә су белән тәэмин итү, шулай ук эчәргә яраклы суның сыйфаты мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышлана.