Экологлар ел башыннан бирле 10898 мөрәҗәгатьне карап тикшергән

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Ел башыннан бирле Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 10898 мөрәҗәгать кергән. Бүгенгә экологларның иң актив ярдәмчеләре – укучылар. Барлык мөрәҗәгатьләрнең 61%ы нәкъ менә шулардан – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша кергән. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 1102мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 1485  хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 1666 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Табигатьне саклау законын бозу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итеп булуын искә төшерәбез:

- (843)267-68-67 телефоны аша;

- eco.signal@tatar.ru электрон почта аша;

- интернет-кабул итү бүлмәсе аша: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша,  +79872169779 номерын җыеп;

- “Халык контроле” системасында “Экология” категориясе буенча хәбәр  итеп;

- “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International