Чүп-чар арасында - люминесцент лампа. Экологлар Нариман елгасы яры буенда 1класс хәвефлелектәге калдыкларга юлыккан

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нариман елгасы яры буенда калдыкларга тап булган. Чүпнең морфологик составын өйрәнү барышында калдыклар арасында иң хәтәр – 1 класс хәвефлелектәге калдыкларның да булуы ачыкланган. Чүп-чар белән пычранган урынның гомуми мәйданының 25 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Экологлар “Росреестр” оешмасының Татарстан Республикасы буенча идарәсенә запрос ясап, милекчене билгеләгәннәр. Шулай итеп, предприятиенең вазифаи заты Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.6 статьясы (“Җирлекләрнең һәм шәһәр округларының территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу”) нигезендә административ җаваплылыкка тартылган. Материал Әлмәт муниципаль районы административ комиссиясенә карап тикшерүгә тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International