Актаныш районында экологик сәгать узды

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Актаныш районы төп гомуми белем бирү мәктәбендә экологик агарту максатыннан чыгып экологик сыйныф сәгате үткәрелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре укучыларны көн саен табигатьне кайгыртырга ярдәм иткән гади генә гадәтләр белән таныштырды. Укучылар экологик уеннарда катнашты һәм калдыкларны аерып җыю күнекмәләрен күрсәтте. Әңгәмә барышында балаларга карточкалар – кроссвордлар өләшенде. Шулай итеп, аларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм “кече туганнарыбыз”га мөнәсәбәт турында искә төшерү мөмкинлеге бирелде.

“Заманча мәктәптә балаларның олысы-кечесе – барысы да экологик белем һәм тәрбия бирүгә җәлеп ителергә, гомумән, бу өстенлекле мәсьәләгә әйләнергә тиеш. Экологик акцияләр һәм дәресләр әйләнә-тирә мохитне саклау өчен кирәкле белемнәр бирә, тиешле күнекмәләргә өйрәтә”, – дип уртаклашты экологлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International