Экология территориясе. Азнакайда интерактив дәрес узды

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Азнакай шәһәре 7нче урта мәктәбендә булып кайткан. Экология дәресендә балалар белән үзебезнең экологик эзне  киметү мөмкинлекләре турында сөйләшү булган. Укучылар Кызыл китап белән таныштырылган, аны карап чыкканнан соң экоактивистларның биремнәрен тырышып үтәгән. Дәрес ахырында экологлар интеллектуаль-танып белү характерындагы викторина үткәргән. Соңыннан, йомгаклар ясап, иң актив балаларга истәлекле призлар өләшенгән. Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, уңай тәҗрибә һәм балаларның зур канәгать хисе алуы мондый дәресләрне ешрак үткәрү мөмкинлеге бирә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International