2019 елның 17-19 октябрендә Казан ярминкәсендә “Чиста су. Казан” конгрессы һәм халыкара махсус күргәзмәсе була. Чара су ресурсларыннан сакчыл һәм нәтиҗәле файдалану, коммуналь һәм сәнәгать өлкәләрендә су белән тәэмин итү, шулай ук эчәргә яраклы суның сыйфаты мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышлана.
Күргәзмә һәм конгрессны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Су ресурслары федераль агентлыгы, «Средволгаводхоз» федераль дәүләт бюджет учреждениесе ярдәмендә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм тора-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы.
Конгресс программасына “Чиста Идел – Татарстан Республикасының өстенлекле проекты” дигән темага пленар утырыш, “Идел – Россия символы” дигән “Түгәрәк өстәл”, Татарстан су хуҗалыгы комплексы предприятиеләре һәм оешмаларының баш инженерлары, технологлар һәм экологлар белән бизнес-очрашулар, су хуҗалыгы тармагын, су объектларын саклау һәм үстерү, суларның тискәре йогынтысыннан саклау, коммуналь һәм сәнәгать өлкәләрендә су белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча тематик “Түгәрәк өстәл”ләр кертелгән. Күргәзмә кысаларында җитештерүчеләр һәм товар белән тәэмин итүчеләр суны чистарту, инженерлык челтәрләре, гидротехник корылмалар өчен җиһазлар һәм технологияләр белән таныштырачак.
Чарада катнашу мәсьәләләре буенча +7 (843) 212-21-44 доб.246, 8-929-543-75-18 телефоннары аша шалтыратып белешергә яки кызыксындырган сорауларны электрон почта (alexander.moroz@businessmediarussia.ru) аша җибәрергә була.