Алабуга районындагы бакчачылык ширкәтендә – полиэтилен өеме

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Кайнар линия” аша Алабуга районы “Спутник” бакчачылык ширкәтендә чүплек ясап куюлары турында хәбәр алынган. Экологлар мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча шундук юлга кузгалган. Туфракка җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлап калдыру факты, чыннан да, расланган. Барлыгы 30 кв.м.мәйданда җирнең полиэтилен һәм башка көнкүреш чүбе белән пычрануы исәпләп чыгарылган.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.  Хәзер бакчачылык ширкәте рәисенә 40 мең сум күләмендә штраф яный. Аңа шулай ук закон бозуга китергән сәбәпләр һәм шартларны юкка чыгару зарурилыгы турында күрсәтмә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International