ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2019 ел
җомга

Кирәкмәс әйберләрне ыргытуның бернинди дә авырлыгы юк, ә менә аларга икенче сулыш өрү... Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Арча үзәк китапханәсендә икенчел чималдан кием-салым ясау-тегү буенча конкурс үткәрде.


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ике инстанция суды Әлмәтнең дәвалау учреждениесендә капиталь төзекләндерү эшләрен башкарган подряд оешмасының гаебе расланган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районы Туктар авылы тирәсендә суга агызылган химик калдыкларның аянычлы нәтиҗәләрен исәпләп чыгарган.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында персоналның квалификациясен күтәрү максатыннан инспекторларга уку үткәрелде.

Укучылар арасында агарту эшчәнлеген дәвам итәбез. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәре 34нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә экология дәресе үткәрде.


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Элекке полигон янына бик зур чүплек өеп куйганнар. Чирмешән районында рөхсәт ителмәгән урында калдыклар өеменең чираттагысы калкып чыккан. Закон бозу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре билгеләгән.

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алышуда катнашты. Утырыш Су ресурслары федераль агентлыгында узды.

Бөгелмәдә бер оешма экологик штрафка ризасызлык белдереп маташса да, берни булдыра алмаган. Ул җиргә җитештерү һәм куллану калдыкларын өеп куйган өчен 100 мең сум күләмендә штраф түлиячәк. 

Чаллы шәһәре, производство проезды. Табигатьне саклауга битараф булмаган мәнле гражданнарыбыз Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә 39А бинасы артында җир астыннан законсыз төстә ниндидер файдалы казылма чыгарулары турында хәбәр иткән.

Иң нәниләр өчен – экология дәресе. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә “Рябинушка” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар янында кунакта булып кайтты. Балалар көнкүреш калдыкларын уен рәвешендә “кәгазь”, “пластик”, “тимер”, “хәтәр калдыклар” категорияләре буенча аерып җыйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International