“Гринта” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сабыйлар арасында рәсем бәйгесе башлап җибәргән

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы – “Гринта” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте экологик тәрбияне камилләштерү, җәмәгатьчелек игътибарын калдыкларны дөрес итеп аерып җыю мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан чыгып, “Файдалы чүп” дигән рәсем бәйгесе башлап җибәргән. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар – Татарстан Республикасы Көнчыгыш зонасындагы (шәһәр округы – Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай, Ютазы муниципаль районнары) балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашырга мөмкин.

Рәсем бәйгесенә йомгак 15 ноябрьдә – Бөтендөнья рециклинг көнендә, яки икенчел эшкәртү көнендә ясалачак.

 Конкурста катнашу өчен:

- А4 форматындагы кәгазьдә теләсә кайсы техниканы кулланып (майлы буяу, акварель, тушь, акбур, төсле карандашлар һ.б) чүпне аерып җыю, эшкәртү, әйләнә-тирә мохитне саклау, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тематикасы буенча рәсем ясарга.

- 14 ноябрьгә кадәр хатны, “конкурска” дип язып, электрон почта  (info@greenta.su) яки түбәндәге адрес буенча почта аша җибәрергә:  420081, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, а/я 16.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International